Олимпиада ике көн дәвам итте. Катнашучылар өчен бай эчтәлекле, кызыклы программа әзерләнгән иде. Беренче көнне “Ливадия” санаториена урнашканнан соң, башта Казан буйлап сәяхәт оештырылды, аннан концерт карадылар. Пенсионерлар бу көнне бер-берсе белән танышырга да, аралашырга да өлгерделәр.