Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
“Президент проблемаларыбызны уңай хәл итте”
2012 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе
дип сөенеп кайтты район башлыгы Фәрит Габбасов Казанда Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан.
Мәгълүм булганча, Әгерҗе районы халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән барлык дәүләт программаларында актив катнаша. Президент белән әңгәмә барышында да сүз әлеге программаларны районда тормышка ашыру турында барды. Әгерҗедә авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне яңа фатирларга күчерү көнүзәк мәсьәлә булып тора. “Федераль программа нигезендә җитмешләп барактан халыкны яңа йортларга күчергәч, шәһәребез танымаслык булып үзгәрәчәк. Нигездә өч катлы йортлар төзиячәкбез. Президент та: “Бу Әгерҗе өчен зур революция булачак”, – диде. Әмма мондый тузган йортларда 28 кеше теркәлмичә генә яши. Аларны урамда калдырып булмый бит, ә алар яшәгән баракларны сүтәргә кирәк. Президент алдында теркәлмичә яшәүчеләрне дә яңа фатир белән тәэмин итү мәсьәләсен күтәрдем һәм Рөстәм Нургалиевичның уңай җавабын ишетеп бик сөенеп кайттым”, – диде Фәрит Габбасов.
Район башлыгы шәһәр урамнарын төзекләндерүдә дә Президенттан ярдәм сорады. Бу мөһим эш өчен Рөстәм Миңнеханов 20 млн сум акча биреләчәген әйтеп сөендерде.
Моннан тыш, Фәрит Габбасов Пугачеводагы шартлаулардан соң Әгерҗедә күп кенә йортларда һәм социаль-культура объектларында ярыклар барлыкка килүе, нәтиҗәдә, кышын аларда суык булуы турындагы халык зарын да җиткерде. Илбашы шәһәребездәге барлык торак фондына һәм социаль-культура объектларына тулысынча инвентаризация ясау өчен махсус комиссия җибәреләчәге турында әйткән. “Әлеге комиссия җентекләп тикшерү үткәргәннән соң тагын өстәмә ярдәм булыр дигән өмет бар”, – диде Ф. Габбасов.
Ул Президент алдында районның социаль-икътисади үсешенә кагылышлы башка мәсьәләләрне дә күтәрде һәм аларның күбесенә уңай җавап алды.
Рәмзия Зарипова.
Мәгълүмат чыганагы http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
июнь, 2026 ел
Ваклап сатудагы бәяләр: кулланучыларның таләпләре, яңартулары һәм хокуклары
Бәяләрне дөрес маркировкалау-уңайлылык мәсьәләсе генә түгел, ә сатучының закон тарафыннан беркетелгән бурычы.
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә.
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак.
Әлеге төр түләүне алуга 18 яшькә кадәрге (уку йортының көндезге бүлегендә укучылар 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-ананың (шулай ук уллыкка алучыларның, опекуннар һәм попечительләрнең) икесенең дә хокуклары бар.
22
май, 2026 ел
Яңа буынның алыштыргысыз ярдәмчесе: робот - тәрәзә юучы!
Яз җитү белән һәр хуҗа хатын тәрәзәләрне ничек юарга икән дип уйлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз