Апрель аенда гадәти булмаган җылы көннәр торса да, туфрак өлгермәгән әле, диләр белгечләр. Бу быел күп кенә басуларга елга суларының таралуы белән дә бәйледер. Әлеге күренеш Тирсә бүлекчәсе басуларын да читләтеп үтмәгән. Шуңа да карамастан, бүлекчә механизаторлары күпьеллык үләннәрне тукландырып бетергәннәр инде, кышкы уҗымнарны тукландыру да соңгы гектарларда бара. Җирләр кипкәнен түземсезлек белән көтеп алып, җитешкән өлешен эшкәртергә чыгалар. Бүлекчә хезмәтчәннәре алдында 2 мең гектар мәйданда иген культуралары, берьеллык үлән, кукуруз чәчү эшләре башкару бурычы тора, шуның 250 гектары – кышын салкыннардан зыян күргән уҗым мәйданнары. Без барган көнне дә көздән арыш чәчкән мәйданнарда кабат арпа чәчү бара иде. “Хезмәтчәннәребез чәчүгә бик дәртләнеп тотындылар. Страховой фондта запас орлык бар иде. Шуңа күрә бу яклап проблема юк”, – ди бүлекчә идарәчесе Илнар Гыйззәтуллин. Сүз уңаеннан: әле узган елның ноябрендә генә бу җаваплы эшкә алынган Илнарның эшкә дәрте ташып тора. Моңа кадәр бүлекчәдә механик, аннан баш инженер булып эшләгән яшь белгечнең туган як кырларында шулай дәртләнеп эшләп йөрүе күңелгә үзе бер рәхәтлек бирә. Үз машинасында басуга ашлама чыгаручы Бәгъзәнур Гыйззәтуллин, ашлык ташучы шофер Расим Мәрданов, тракторчы Тәлгать Сибатов, чәчүчеләр Илшат Шәрәфетдинов, Сергей Малыгин, Илдар Гозәиров, басуга культивация ясаучы Хәлил Фәсхиевның да кәефләре яхшы. “Иртән 6да эштә идек инде, чәчү вакытында караңгы төшкәнче эшләргә исәп”, –
диләр ир-егетләр. Норманы арттырып үтәгән очракта, хезмәт хакы да яхшы булачак, көзен премиягә ашлык бирү дә каралган аларга. Быел да, матур традиция буенча, язгы кыр эшләрендә көнне төнгә ялгап эшләгән алдынгыларны Сабантуйда мәйдан түренә чакырып зурлаячаклар. Тик аңа кадәр минутны да әрәм итмичә фидакарь хезмәт кую зарур. Шуны күз уңында тотып, ике тапкыр кайнар ризык белән басуда ашату оештырылган. “Ягулык, запас частьләр белән проблема булмас дип уйлыйбыз. Инде техника көйсезләнеп китсә, вак-төяк ремонт эшләрен басуда ук башкарачакбыз, җитди ремонт кирәк булса, V филиал ярдәмгә килер”, – ди Илнар.