халык үз урамнарындагы чүпнең вакытында алып кителмәвенә дә борчылып шалтырата. Әле менә Чапаев урамында электриклар чыбыкларга комачаулаучы агач ботакларын кискәннәр дә, алып китүче юк дип шалтыраттылар”, – ди ул. Без дә әлеге урамга киттек. Һәр йорт каршында чисталык, тәртип булуын күреп сөендек. Капка төпләрендә яшел үлән калкып килә. Тәрәз каршындагы бакчаларда беренче чәчәкләр борын төрткән. Әмма агач ботакларыннан юл буйларында барлыкка килгән өемнәр тирә-юньне ямьсезләп тора. Бу сорауга җавап эзләп, без шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Раил Ваһаповка шалтыраттык. “Без чүп чыгару буенча “Водоканалсервис” белән килешү төзедек. Бу көннәрдә һәркайда өмәләр узу сәбәпле, алар өлгерә алмыйлар. Чапаев урамындагы агач ботакларын да якын көннәрдә алып китәчәкләр. 9 Май бәйрәменә шәһәребездә тәртип булыр”, – дип ышандырды ул.