Табигатьнең чын дуслары

2012 елның 3 мае, пәнҗешәмбе


2нче шәһәр һәм Кадыбаш, Красный бор, Бима мәктәпләре, Сарсак-Омга лицее  урманчылыкларына йөрүче укучылар үзләрен табигатьнең чын дуслары дип атыйлар. Сарсак-Омга лицееның яшь урманчылары эше белән якыннанрак танышкач, моның шулай икәнлегенә без дә инандык.

Биредә урманчылык эше белән 18 ел элек шөгыльләнә башлаганнар инде. Ә ике ел элек Әгерҗе урманчылыгы аларны үз канаты астына алган. “Безгә бик матур урманчы формалары бирделәр. Әгерҗе урман хуҗалыгыннан остазыбыз Илназ Рәшитович бик җентекләп агач үстерү серләренә өйрәтә ”, – диләр мәктәп урманчылыгына йөрүче балалар. Узган ел Сабада мәктәп урманчылыкларының республика слетында катнашып, матур уңышларга ирешергә дә өлгергәннәр инде алар. Өч укучы – Дмитрий Байматов, Александр Васильев, Михаил Заитов слеттан төрле дәрәҗәдәге Дипломнар алып кайтканнар. “Саба буйлап сәяхәт итү, Саба урманчылыгы музеенда, искиткеч матур күл янында булу – әле дә истә. Ә агачларның нинди генә төрләре белән таныштырмадылар безне?! Диплом “Татарстанымның гүзәл урманнары” рәсем бәйгесендә катнашканым өчен бирелде миңа. Рәсемемдә үзем яшәгән Сарсак-Омга табигатенең гүзәллеген тасвирларга тырыштым”, – ди 9 сыйныф укучысы Дмитрий. “Әлеге слеттан үзебезнең нинди кирәкле эш башкаруыбызга тагын бер кат инанып кайттым. Мин кечкенәдән үк әтиемә йорт тирәсендә агачлар утыртырга ярдәм итә идем. Ә хәзер питомникка эшләргә йөрим. Гади кебек кенә тоелса да, агач үстерү бик мавыктыргыч эш икән. Авыр булса да, миңа бик ошый, акча да түлиләр”, – ди шушы ук сыйныф укучысы Александр. Яшүсмерләр киләчәктә мондый слетларда тагын катнашу хыялы белән яналар.


Мәктәп урманчылыгы җитәкчеләре Галина Васильева һәм Василий Маркитонов та балаларны табигатькә тагын да якынайту өчен нинди генә чаралар оештырмыйлар: кошлар өчен җимлекләр, кош оялары ясау бәйгеләре, “Кошлар иленә сәяхәт”, “Табигать сакчылары” кебек интеллектуаль уеннар, урман кочагында дәресләр уздыру, төрле эзләнү эшләрендә катнашу, берсеннән-берсе кызыклырак сәяхәтләр дисеңме... “Гомумән, без мәктәбебезнең һәр укучысы үзен табигать баласы итеп тоярга тиеш дигән максатны куеп эшлибез. Күп кенә дәресләр мәктәп дендрариенда уза. Анда агачларның гына да 47 төре бар. Быел үз питомнигыбызны оештырырга планлаштырабыз. Димәк, киләчәктә укучыларыбызга мәктәп питомнигында да эшләргә туры киләчәк”,  – ди лицейның уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Надеҗда Олхаева. Елның-елында мәктәп укучылары Кичкетаң заказнигы тарафыннан оештырылучы “Парклар маршы” акциясендә дә актив катнашалар.  Шушы көннәрдә быелгы бәйгегә йомгак ясалган. Алексей Байкузин, Марат Зарипов, Надежда Потапова, Ренат Зарифуллин “Лукоморье” иншалар һәм иҗади эшләр,  Лия Фадеева, Яна Васильева һәм Олеся Байматова “Тыелган табигать дөньясы” рәсемнәр бәйгесендә Дипломнар һәм истәлелекле бүләкләргә лаек булганнар.


Якын көннәрдә лицей укучыларын тагын бер җаваплы эш көтә. “Аларның Әгерҗе урман хуҗалыгыннан беркетелгән аерым участоклары бар. Елның-елында шул участокны чүп-чардан чистартып, тәртипкә китереп торалар”, – ди, аларның эшеннән канәгать булып Әгерҗе урманчылыгы участок урманчысы Илназ Кәшәпов. Моның өстенә, балалар тирә-яктагы чишмәләрне чистарту буенча да зур эш башкаралар.


Кечкенәдән үзләрен табигатьнең бер кисәге итеп тоеп, аңа зур кайгыртучанлык белән карарга күнеккән бу балаларның киләчәктә дә табигать сакчылары булачагына, аны пычратучылар, гүзәллегенә кул сузучылар белән көрәшәчәгенә ышаныч зур.


Дания АБЗАЛИЕВА.

 

Мәгълүмат чыганагы http://www.agryz-rt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International