ӘГЕРҖЕ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫНЫҢ БӨЕК ҖИҢҮ КӨНЕ БЕЛӘН КОТЛАВЫ

2012 елның 5 мае, шимбә

Хөрмәтле райондашлар,мөхтәрәм сугыш һәм тыл  ветераннары!

Ихлас күңелдән Сезне Бөек Жиңүнең 67 еллыгы уңаеннан тәбрик итәм!

 

                  9 Май көне – илебез халкы өчен  кадерле һәм  изге бәйрәм. Бу бәйрәм безнең һәркайсыбыз өчен милли горурлык, мәһабәтлек һәм сагыш, каһарманлык һәм халык хәтере,  бердәмлек һәм дуслык символы булып тора. Сугыш елларының дәһшәтле өермәсен кичергән мөхтәрәм ветераннарыбыз, шатлык катнаш күз яшьләре белән сугарылган бу көнне Сез үзегезнең тиңдәшсез батырлыгыгыз, рухи ныклыгыгыз белән яулап алдыгыз. Сезнең буынның сугышта һәм тылда  күрсәткән фидакарьлек үрнәге -  безнең өчен яшәү өлгесе, көч һәм илһам чыганагы. Илебезгә аяз күкләр, тыныч иртәләр бүләк иткән кадерлеләребез, без Сезнең алда әйтеп бетергесез зур бурычлы. 353 ветеранны уңайлы фатирлар белән тәэмин итүебез – Сезгә карата күрсәтә алган хөрмәтебезнең бер чагылышы. Алга таба да  Сезгә тиешле наз, игътибар, ихтирам күрсәтеп яши алсак иде.

Сезгә  саулык-сәламәтлек,  гаилә бәхете,   яшәү дәрте, бетмәс-төкәнмәс  көч,  рухи ныклык телим.

Ул канлы көннәр кабатланмасын,

Сугыш утлары башка янмасын,

Сезнең хактагы данлы хатирә

  Күңел түрендә мәңге саклансын.

Бәйрәм белән!

 

Ф.Г. ГАББАСОВ

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International