Утырышка район җитәкчеләре, авыл башлыклары, мәктәп директорлары, яшьләр эшләре, спорт, мәдәният бүлекләре хезмәткәрләре җыелган иде. Фаяз Баянович иң элек Татарстанда наркотиклар буенча хәлләрнең катлаулы булуына басым ясады. Быелның беренче кварталында гына да республиканы наркотиклар белән тәэмин итүче 11 каналны япканнар, наркобароннардан 383 кг наркотик матдә алынган. “Рәсми статистикага караганда, Әгерҗедә наркотик хәл ул кадәр куркыныч түгел кебек. Әмма бу бездә наркоманнар аз, наркотик сатучы нокталар юк дип тынычланырга ирек куймый. Чынлыкта, Әгерҗедә наркоманнар да, бу агуны сатучылар да бар. Аларга киртә кую – уртак бурычыбыз. Әгерҗегә наркотик күрше Удмуртиядән, поездлар белән һәм Чаллы аша килә”, – дип чынбарлыкны ачып бирде ул. Мәсәлән, узган ел Әгерҗедә тарта торган катнашма һәм марихуана сатучы сигез кешелек наркотөркемнең кулга алынуы – шуның ачык мисалы. “Караганда” кушаматлы криминаль авторитетның бу төркемне җитәкләве хокук саклау органнарына күптән билгеле булса да, ул ярты еллап Әгерҗе халкын агулавын дәвам итте. Оператив тикшерү вакытында бу төркем хезмәтеннән файдаланучы 24 наркотик кулланучы барлыгы ачыкланды. Ә аларның күбесенең машинист һәм машинист ярдәмчеләре булып чыгуы аеруча куркыныч.