ча сөенечле. Бары үзебез үрнәк күрсәтсәк кенә спорт мәйданнарына башкаларны да тарта алырбыз. Сезнең күбегез әти-әниләр дә бит әле. Үз үрнәгегездә балаларыгызны да спорт мәйданнарына җәлеп итәргә тырышыгыз. Киләчәктә дә спорт мәйданнарында очрашып яшик”,– дигән сүзләр белән сәламләде Сәламәтлек көнендә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Нуриев. “Бүгенге спорт бәйрәме Бөек Җиңү көненә багышлана. Шулай да сезнең өчен иң әһәмиятлесе – җиңү түгел. Яхшы кәеф белән стадионга килүегез, спорт чараларында катнашырга ашкынып торуыгыз мөһим. Шушы күтәренкелекне башкаларга да йоктыра алсагыз иде”, – диде спорт һәм туризм бүлеге начальнигы, уеннарның баш хөкемдары Илшат Гайнетдинов.
мнастларга әверелгән почта элемтәсе бүлекчәсе хезмәткәрләренең дә хореография залыннан һич кенә дә китәселәре килмәде. Тренажерларда шөгыльләнүдән дә зур канәгатьләнү алып, мондый мөмкинлек бирелүенә сөенеп туялмадылар алар. Сүз уңаеннан: стадионда урнаштырылган тренажерлар яныннан да халык өзелмәде. Сабыйлары белән килгән әти-әниләр аеруча күп иде биредә. Киләчәктә дә шәһәр халкы иң күп йөри торган урыннарның берсе булсын иде тренажер мәйданнары, дип телисе килә.