Ул заманнарда урып-җыю чорында Әгерҗенең төрле оешмаларыннан ярдәмгә кешеләр җибәрәләр иде. Райкомда статистик булып эшләгән Җәүһәрияне дә “Искра” колхозына эшкә юллыйлар. Колхоз шоферы Җәүдәт тыйнак, мөлаем кызга беренче күрүдә үк игътибар итә. “Югыйсә, безнең санаторийда да кызлар бик күп иде. Үз насыйбымны көткәнмендер инде”, – дип шаярта ул хәзер. Озакка сузмыйча, салкын декабрь аенда бергә булырга карар кылалар. “Җәяүләп Әгерҗегә чыгып киттек. Ул чакта ЗАГС мөдире булып мәрхүмә Хәтимә апа Закирова эшли иде. Язылышып чыктык та, Җәүһәрия өйләрендә калды, ә мин кайтып киттем”, – дип дәвам итә Җәүдәт абый. Ул елларда никах укыту тыела иде бит, тик аларга әниләре яшереп кенә никах укыталар, шуннан соң гына яшьләр бергә яши башлыйлар. Җәүдәтнең әтисе Арслан ага сугыштан кайтмый. Җәүһәрия иренең әнисе, ике сеңлесе, апасы янына килен булып төшә. “Бик дус, тату яшәдек. Каенанам Нурнисага әле дә рәхмәтләремне укыйм, урыны оҗмахта булсын. Җәүдәтнең сеңлесе Рәмзияне дә бик юксынам. Ул гомере буе безнең белән яшәде. Алар кебек якты күңелле кешеләр бик сирәк була торгандыр”, – дип сөйләгәндә, күзләрендә яшь бөртекләре җемелди Җәүһәрия апаның.