Балаларыбыз зарыгып көткән җәйге каникуллар башланырга санаулы гына көннәр кала. Ата-аналарны хәзер өч айга сузылган ялда баламны кая куярга дигән сорау борчыйдыр. Район башкарма комитеты укучыларның җәйге ялын оештыру турында карар кабул итте, махсус программа да эшләнде. Яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Татьяна СЕРГЕЕВА белән әңгәмәбез – шул турыда.
- Татьяна Сергеевна, белүемчә, Сезнең бүлек башка хезмәтләр белән берлектә кыш айларыннан ук балаларның җәйге ялын һәм сәламәтләндерүен файдалы итеп оештыру мәшәкатьләре белән йөри. Быел балалар нинди лагерьларда ял итәчәк?
– 4 июньнән 19 мәктәп яны сәламәтләндерү лагерьлары эшли башлый. Аларда 1000 укучы 18 көн ял итәчәк. Бик күп балалар яратып ял итә торган “Алмалы” лагере быел ике сменада эшли. Беренче смена 20 июньнән башлана, анда спорт сөюче балалар ял итәчәк. Ә икенче смена – 11 июльдән. Моннан тыш, Боз сараенда 50 бала өчен профильле лагерь оештырыла. “Лабиринт” палаталы лагерь 10 баланы кабул итәчәк. Авыл мәктәпләре каршындагы 8 хезмәт һәм ял лагеренда 106 бала хезмәт белән ялны аралаштырачак.
– Татарстан күләмендә дә балаларның ялын оештыруга, сәламәтлеген ныгытуга елдан-ел зур әһәмият бирелә. Әгерҗе районы балаларына республика санаторийларында, лагерьларда ял итү мөмкинлеге булачакмы?