и диярсез? Бар икән шул. Тәбәрле мәктәбен 30 ел җитәкләгән Хәмит ага Абдуллин үзе дә авырган бу чир белән, балаларга да йоктырган. Авыл тарихы музее оештырып, исән чакта ук үзенә һәйкәл салган мөхтәрәм шәхес ул Хәмит ага. 50 еллык юбилеена килеп җиткән Тәбәрле музеен бик күпләр аңа һәм ул вафат булганнан соң иренең изге эшен дәвам итү, музейны саклап калу өчен җан-фәрман тырышып йөргән җәмәгате Гүзәл ханымга һәйкәл дип саный.