Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Боксны иң кыюлар сайлый
2012 елның 18 мае, җомга
16-17 гасырларда ук Англиядә барлыкка килгән бу спорт төренә мәхәббәтне Әгерҗе малайларында алты ел элек Вадим Насыйров уята. Хәзер ул җитәкләгән бокс секциясендә 15 яшүсмер шөгыльләнә. Спортның бу төре шәһәребездә елдан-ел популярлаша.
Күптән түгел бокс буенча ДООЦ беренчелегенә оештырылган ярышта Вадим Эдуардовичның шәкертләре, Алексей Голосеевның кул көрәше секциясендә шөгыльләнүче малайлар һәм Кече Пурга тренеры Сергей Борисовның яшь боксчылары катнашты. Аларны сәламләргә райондагы бокс федерациясе рәисе Илдус Шәймөхәммәтов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Заһир Абдуллин килгәннәр иде. Ярышның иң мактаулы кунагы якташыбыз, халыкара класслы спорт мастеры, тайск боксы буенча Россия чемпионы, кикбоксинг буенча дөнья чемпионатының бронза, Европа чемпионатының көмеш призерлары, 2008 елда кикбоксинг буенча Пермь краеның иң яхшы спортчысы исемен яулаган Чайковский шәһәрендә яшәүче якташыбыз, Әгерҗе егете Александр Соловь
ев булды. “Боксны иң кыю, иң тәвәккәл малайлар гына сайлый. Бу спорт төре аларда ихтыяр көче, үз-үзеңә ышаныч тәрбияли, дисциплинага өйрәтә. Әгерҗе яшүсмерләренең боксны сайлавына чын күңелдән сөенәм. Аларның тормышта беркайчан да югалып калмаячакларына иманым камил. Ярышларда җиңү яулау өчен, иң әүвәл, зур теләк, үҗәтлек, җиде кат тирне чыгарып шөгыльләнергә кирәк. Ә спортта җиңү һәрвакыт елмаймый. Шул чакта да күңелне төшермичә, тагын да тырышыбрак шөгыльләнү өчен үзеңдә көч таба белү дә мөһим роль уйный. Мин Әгерҗе малайларына бокс серләренә төшенергә ярдәм итәргә һәрчак әзер”, диде Александр Соловьев. Бик күп чит илләрдә ярышларда катнашып, күпсанлы медальләр, кубоклар яулаган якташыбыз сөйләгәндә яшь боксчыларыбыз “Эх, мин дә аның кебек булсам иде”, дип хыяллангандыр. Александр әйтмешли, бу хыялны тормышка ашыру фәкать үзегездән тора, яшь дуслар.
Бу көнне рингта ярышлар бик киеренке барды. Һәркем ярышка җиңү теләге белән килгән иде. Боксчы улларына көч, дәрт бирергә килгән ата-аналарның ничек борчылып , куркып күзәткәнен күрсәгез иде!..
Төрле үлчәү категорияләрендә җиңү яулаган яшүсмерләрнең шатлыктан йөзләре кояш кебек балкыды. Менә алар – тренерларының зур тырышлыгы белән зур җиңүгә ирешкән яшь боксчылар: 27нче училищедан Руслан Камалетдинов, Раил Баһавиев, 3нче мәктәптән Айдар Батыршин, Денис Майдук, Марсель Халиков, Әмир Каюмов, 2нче мәктәптән Тимур Жуйков, Артур Бобров, 4нче мәктәптән Антон Овчинников. 3нче мәктәп яшүсмерләренең боксны аеруча үз итүе куанычлы. Ярышта 2 һәм 3нче урыннар алучыларның күбесе шушы мәктәптән иде. Призерларга бүләкләр, медальләр тапшырылды. Ә бүләкләр алуда матди ярдәм күрсәткән “Водоканал” директоры Илдус Шәймөхәммәтовка, вагон депосы начальнигы Сергей Ситновка ДООЦ директоры Алексей Колчин олы рәхмәтен белдерә.
Р.Нуриева.
Мәгълүмат чыганагы http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
июнь, 2026 ел
Ваклап сатудагы бәяләр: кулланучыларның таләпләре, яңартулары һәм хокуклары
Бәяләрне дөрес маркировкалау-уңайлылык мәсьәләсе генә түгел, ә сатучының закон тарафыннан беркетелгән бурычы.
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә.
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак.
Әлеге төр түләүне алуга 18 яшькә кадәрге (уку йортының көндезге бүлегендә укучылар 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-ананың (шулай ук уллыкка алучыларның, опекуннар һәм попечительләрнең) икесенең дә хокуклары бар.
22
май, 2026 ел
Яңа буынның алыштыргысыз ярдәмчесе: робот - тәрәзә юучы!
Яз җитү белән һәр хуҗа хатын тәрәзәләрне ничек юарга икән дип уйлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз