Район Башлыгы котлавы

2012 елның 19 мае, шимбә

Хөрмәтле  “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы редакциясе хезмәткәрләре, матбугат ветераннары, газета хәбәрчеләре!

         Ихлас күңелдән Сезне Татарстан матбугаты көне белән тәбрик итәм!

    Районыбызның тарихи сәхифәләрен, милли хәзинәләребезне саклауда, телебезне, мәдәниятебезне, әдәбиятыбызны үстерүдә зур әһәмияткә ия булган “Әгерҗе хәбәрләре” район халкы өчен бай рухи азык булып тора.

         Сезнең  һөнәр – иң кызыклы һәм җаваплы  һөнәрләрнең берсе. Бүгенге катлаулы һәм  алга киткән вәзгыять заманында бер генә яңа башлангыч та, бер генә яңа проект та журналистлар, матбугат катнашыннан башка тормышка ашырыла алмый. Сезнең көндәлек четерекле, үз вакытында җитешеп, оста итеп башкарган хезмәтегез нәтиҗәсендә районыбыз кешеләре төрледән-төрле кызыклы мәгълүмат белән таныша. Сез районның елъязмасын язасыз, һәр тармакның үсешен тәэмин итүдә актив катнашасыз. Үз һөнәренә тугърылыклы булып, югары эрудициягә, зирәк акыл, зур талантка ия булган редакция коллективы озак еллар кулны-кулга тотынышып районыбыз халкына эчкерсез хезмәт итә. Хәбәрчеләр, каләм осталары белән җылы, якты мөнәсәбәтегез Сезнең газетаның абруен аеруча күтәрә. Елдан-ел газетага язылучыларның саны артуы моңа ачык дәлил.

Һөнәри бәйрәмегез көнендә Сезгә ныклы сәламәтлек, гаиләгездә иминлек, рухи байлык, ташып торган иҗат дәрте, зур уңышлар, матур казанышлар телим!


 

        


Район Башлыгы                                                       Ф.Г.Габбасов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International