Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Зәңгәр Кама буйларында – Салагыш болыннары...
2012 елның 22 мае, сишәмбе
Дүрт гасырдан артык тарихы булган Салагышның юбилее якынлашкан саен күңел үткәннәргә кайта. Юкка гына бабайларыбыз “Киләчәкнең тамырлары – үткәннәрдә һәм бүгенгедә” димәгәндер шул.
Безнең Салагыш – бик бай тарихлы авыл. Ә мин бу язмамда шул тарихның бер өлешенә – 1970–90нчы елларга аерым тукталам. Чөнки Салагышның күтәрелеш чоры нәкъ менә шушы елларга туры килә. Ул вакытларда Салагыш, Уразай, Татар Чилчәсе авылларын берләштергән Пушкин исемендәге колхоз белән Хәмәт Исмәгыйлев җитәкчелек итте, ә партоешма секретаре булып җәмәгатем Мидхәт Исламов эшләде. Алар барлык эшне бергә планлаштырып, уртак тел табып, колхозны төпкә җигелеп тарттылар. Бераз алга китеп, шунысын әйтми мөмкин түгел: Мидхәт үләр алдыннан: “Минем өстемә дә, астыма да кәгазь җәегез. Ә каберемә һәйкәл куйганда, “гомере буе кәгазь ашады” дип языгыз”, – дип, васыять әйтеп калдырды. Яшерен-батырын түгел: кечкенә генә эшне башкарып чыгу өчен дә башта күпме кәгазь эше язарга кирәк бит. Мидхәт тә гомере буе кәгазьгә күмелеп эшләде. Ә Хәмәт агага соңгы елларында Әлмәттә яшәргә туры килде. “Бөтен нәрсәм дә бар, тик Салагышым гына юк. Шуны сагынып саргаям”, – ди торган иде ул шалтыраткан саен.
Нәкъ менә исемнәре тарихка алтын хәрефләр белән язылырдай шушы шәхесләр идарә иткән елларда авылда нинди генә үзгәрешләр булмады: 400 урынлы Мәдәният йорты, административ бина, амбар, 450 балага исәпләнгән мәктәп, балалар бакчасы, ФАП төзелде, күпләргә үрнәк итеп куярдай техника паркы оешты. Анда механизаторларның ял бүлмәләре, медицина кабинеты, белем арттыру залларына кадәр бар иде хәтта. Печән оны тарта торган тегермән алу, мелиорация уздыру җиһазлары дисеңме, кыскасы, авылның һәр тармагында эш гөрләп барды. Нәкъ менә басуларны сугару нәтиҗәсендә Салагышның уңдырышсыз туфрагында да, кем әйтмешли, “гөл үстерделәр” игенчеләр. Ул чакта колхозның 28 комбайны гына бар иде, башка техниканы әйткән дә юк. Җәйләрен иртәнге сәгать 5тә паркта эш кайный иде инде. 2 мең башка исәпләнгән сыер, тана, сарык, тавык фермалары дисеңме.... Көне буе менә шулар янында кайнаган хезмәтчәннәр кичләрен Мәдәният йортына җыелалар иде. Ул елларда Салагышның 80нән артык яшь егет-кызларын берләштергән үзешчән сәнгать коллективы кайларда гына чыгыш ясап, нинди генә уңышларга ирешмәде?! Районда, республикада җиңүләргә лаек булды, лауреат исемен алды, төрле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнде. Безнең яшьләр Болгариягә Бөтенсоюз фестиваленә кадәр барып җиттеләр. Казанда Бөтенроссия смотрында төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә ия булдылар. Шулай да иң зур бүләк – үзешчән коллективка “Халык җыр һәм бию ансамбле” исеме бирелүедер, мөгаен. Ә Мәдәният йортында нинди генә музыка кораллары юк иде: тынлы оркестр, пианино, баян, магнитофон, курай, скрипка, мандолина дисеңме... Ул елларда спектакльләр кую буенча оешмалар арасында социалистик ярыш җәелдерелде. Алар спектакльләрне Салагышта кую белән генә чикләнмичә, күрше авылларга да төялеп чыгып китәләр иде. Көне буе кырда эшләгән, фермада сыер сауган яшьләрнең һәр кич клубка репетициягә килүенә, үз рольләрен дәртләнеп башкаруына әле дә сокланам. Ул еллардагы сәхнә осталары Тәнзилә Хәбибуллина, Сәетҗан Хикмәтуллин, Гафият Нигъмәтуллин, Зөлфәт Мәҗитов, Әбүзәр Миннәхмәтов, мәрхүм Хәйдәрҗан Фазлыев лауреат исемнәренә лаек булдылар.
Без әле дә яратып тыңлый торган “Салагыш болыннары” җыры да нәкъ менә шул елларда иҗат ителде. Җырның авторлары Рөстәм Яхин һәм Мостафа Ногман авылыбызга җыр бәйрәменә үзләре дә килгәннәр иде. Яраткан җырчыбыз Рафаэль Ильясов башкаруындагы туган авылыбыз җырын тын да алмый тыңлагач, зал көчле алкышларга күмелде. Кабат-кабат җырлаттылар аны. Авылыбызга багышлап Мидхәт Исламов һәм Ифрат Хисамов иҗат иткән “Зәңгәр күлле Салагыш” җыры да бик тиз арада популярлык яулады. Нәкъ җырдагыча, зәңгәр күлләре белән дә гүзәл бит безнең авылыбыз. Шуларның берсе – Упкан күлгә ел саен аккошлар килә. Узган ел 7 бәбкә чыгардылар. Менә быел да 8 аккош горур йөзә әлеге күлдә. Алар янында – казлар, үрдәкләр. Йә, әйтегез әле, тагын кайда бар мондый гүзәллек?! Әлеге җырда “илне данга күмә алырлык егетләр үсә анда” дигән сүзләр дә бар. Бу язмамда аларның һәрберсенә аерым тукталсам, газета бите дә җитмәс, мөгаен. Мин туган ягымны үстерүгә, аны данлауга өлеш керткән һәр шәхес алдында чал башымны иям. Тормыш иптәшем Мидхәт нигез салган музейны 17 ел җитәкләвем белән дә чиксез горурланам. Музейдагы күпме экспонат әле дә аның кулларының җылысын саклый бит. Аның кулдан язган, Рыс, Ямурза, Татар Чилчәсе, Уразай, Салагыш авылларын үз эченә алган 5 томлык “Хәер китап”лары гына да ни тора! Сугышта катнашкан һәр авыл кешесе турында тулы мәгълүмат урын алган анда.
...Дөньялар үзгәрә. Тик нинди генә үзгәрешәр булса да, киләчәккә юл салыр өчен без кабат-кабат үткәннәргә әйләнеп кайтабыз. Безнең Салагышның үткәне – данлы да, матур да. Бу турыда юбилейга кайткан кунакларга да кат-кат сөйләнер әле. Үткән юлыбыз турында без бүгенге буынга сөйләсәк, алар киләчәк буынга тапшырырлар. Димәк, Салагышның елъязмасы язылудан туктамаган. Әле тагын күп еллар язылырга язсын иде аңа.
Мәсхудә ИСЛАМОВА,
Салагыш авылы тарихы музее җитәкчесе.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу хокукына ия. Узган елда гына да Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге мондый түләүне 13 мең кешегә рәсмиләштерде.
Чернобыль атом электр станөиясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан гражданнар өчен 1,4 меңнән артык татарстанлы социаль ярдәм чаралары ала
Татарстан Республикасында 2026 елның апреленә 1473 кеше Чернобыль АЭСында булган һәлакәтне бетерүдә катнашучылар, әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә инвалидлык алган гражданнар өчен билгеләнгән социаль ярдәм чараларыннан файдалана.
16
апрель, 2026 ел
VII Халыкара экологик диктант старт алды: үз белемнәреңне 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин.
Быелның төп темасы - «Экологик иминлек»
ИХО әгъзалары булган дәүләтләрнең яшь дипломатларының юбилей форумы Казанда узачак
Быел ул оешканнан алып ун еллыгын билгеләп үтә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз