Юбилей!

2012 елның 26 мае, шимбә
Хөрмәтле Салагышлылар, мөхтәрәм кунаклар!
        
         Ихлас күңелдән Сезне Салагыш авылының 400 еллык бәйрәме белән тәбрик итәм!
Һәр авылның үзенең тарихы, үзенең язмышы, үзенең елъязмасы була.
Авыллар да кешеләр кебек үк, дәверләрнең назлы яки кырыс җилләрендә тирбәләләр, шатлык-сагышларда йөзәләр, хөрлек -михнәтләрне кичерәләр.
400 еллык тарихы булган Салагыш авылы да үз өлешенә тигән барлык сынауларны да лаеклы кичереп тарих сәхифәсендә данлыклы эз калдырган авыл ул.
Ундүртенче-унбишенче йөзләрдә барлыкка килгән Салагыш авылы Явыз Иван гаскәрләре эзәрлекләвенә дә, көчләп чукындыру сәясәтенә дә дучар булган. Пугачев восстаниесенә кушылып азатлык даулау юлында да кыюлык күрсәткән.
  
Революцион хәрәкәттә актив катнашып, гражданнар сугышында легендар Азин дивизиясенә ияреп хөрлек яулаган авыл да ул Салагыш.
                   Күмәкләшү елларында халыкның күпчелеге үз иреге белән колхозлар оештыруны башлап йөргән. Шушы дәвердә халыкның аң-белемен күтәрү өстендә эшләгән мәгълүм шәхесләрнең исемнәрен атасак, аларның саны берничә дистәне тәшкил итәр иде.
                   Советлар иленең икътисади күтәрелеше елларында Салагыш төбәге иң алдынгы хуҗалыклар рәтендә йөрде. 
            Салагышлылар 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында кыю сугышканнар. Авыл үзенең 915 улын һәм кызын сугышка озаткан. 543 кеше сугыш кырында ятып калган. Бу турыда безгә онытылмас сагыш ядкарьләре булып баскан һәйкәлләр сөйли. Аларның даны мәңгелек. 
Салагыш халкы элек-электән үк әдәбиятка, мәдәнияткә-сәнгатькә, спортка битараф булмады. Салагышлылар җырга-моңга, сәхнәгә гашыйк икәнлекләрен күп мәртәбәләр исбатладылар. Авылдан чыккан күренекле шәхесләребез моның ачык мисалы.
         Тарихның кырыс җилләрендә чыныккан, авырлыкларны горур җиңә белгән Салагыш авылы кешеләренә күңел түремнән чыккан иң изге теләкләремне җиткерәсем килә. Алга таба да сау-сәламәт булып, озак елларга җитәрлек рухи көч белән уңышларга ирешеп, яңа казанышлар яулап гомер итәргә язсын. 
                                                                                                                                                                                                                               Ф.Г.Габбасов 
 
 
 
 
 
 
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International