Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Иске гаражларга көн бетә
2012 елның 28 мае, дүшәмбе
2005 елның май бәйрәмендә Әгерҗенең Маяковский урамындагы 4нче йорт ишегалдында булган янгынны күпләр хәтерлидер әле. Ул чакта иске корылмаларга ут капкан иде. “Шул вакыйгадан соң шәһәрдәге иске гаражларны ныклы контрольгә алдык”, – ди Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Флүр Нәбиев. Аның белән бергәләп без дә шәһәрдә иске сарайлар күп булган ишегалларына юл тоттык.
Хәзер әлеге зур янгын булган урынны танырлык та түгел инде. Тигез рәт булып яңа кирпеч гаражла
р тезелеп киткән. Аларга каравы да күңелле. Биредә яшәүчеләр үзләре дә канәгать. Янгыннан соң аларга яңа гаражлар төзү өчен рөхсәт бирелгән. Аннан соң алар урнашкан җирләр дә шәхси милекләренә әверелгән. “Күпкатлы өең янында гына гаражың булу бик рәхәт тә, уңайлы да”, – ди Флүр Фәйзиевич. Ә менә аларның күршеләре – 6нчы йортта яшәүчеләрнең ишегалдында әле дә иске гаражлар тезелеп тора. Капиталь ремонт уздырылган әлеге йорт янындагы бу гаражлар биредәге матурлыкны бөтенләй юкка чыгара. Шунысын да онытмыйк: мондый корылмалар янгын чыгу ихтималын да арттыра бит.
“Биредә хәлләр бераз яхшырак, гараж тирәләре җыештырылган. Кайберләре янына хәтта баруы да куркыныч. Шәһәрдә андый корылмалар да бик күп”, – ди Флүр Нәбиев. Ерак китми генә Комсомольская һәм Чайковский урамнары арасында урнашкан яңа матур йорт тирәсенә күз салыйк. Анда урнашкан сарайларны гараж дип атап та булмый. Биредә нәрсә булганлыгын аеру да авыр. Хуҗалары күченеп киткән, күрәсең. Гаражлар инде үз рольләрен башкармыйлар, аларны саклаучы да юк, күбесе – ташландык хәлдә. Кайбер хуҗалар элекке гадәт буенча бу ташландык сарайларга әле дә чүп-чар тутыралар. Ә монда бала-чага кереп шырпы белән уйнарга мөмкин. Ә аларның бу шаярулары еш кына олы фаҗига белән төгәлләнә. Шуңа күрә бу иске, ташландык гаражлар, сарайларны тиз арада сүтеп бетерергә кирәк. Әмма кайберәүләр моңа каршы чыгалар, тавыш куптаралар. “Узган ел Чайковский урамындагы 7нче йорт ишегалдында сарайларны сүтә башлагач, күпләр гауга чыгардылар. Ә хәзер, карагыз, алар урынына нинди матур гаражлар төзеп куйдылар. Иске сарайлар – бу тирәдә яшәүчеләр өчен иң куркыныч урын бит. Инде ничә тапкыр аларда янгын чыгып, әгерҗелеләргә зыян килде. Шуңа күрә шәһәребез халкын алдан кисәтеп куям: Әгерҗедә барлык иске гаражлар, сарайлар сүтеләчәк. Ә аларның хуҗалары бу корылмаларга документлары булса да, булмаса да җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Без сүтелгән гараж урынына яңаны төзү мәсьәләсен хәл итәчәкбез. Ә иске гараж хуҗасы безнең палатага мөрәҗәгать итмәсә, бу корылма закон нигезендә барыбер сүтеләчәк. Бу очракта үпкәләштән булмасын дип алдан газета аша кисәтеп куям”, – ди Флүр Нәбиев. Сүтеләчәк гаражларга агачтан төзелгәннәр генә түгел, тирә-юньне ямьсезләп торучы кайбер иске кирпеч корылмалар да керә. Мәсәлән, Комсомольская урамындагы 11нче йорт ишегалдындагы гараж – шундыйлардан.
Искесен сүтеп, яңасын төзүнең дә кайбер нечкәлекләре бар. Әгәр сезнең иске гараж ишегалды уртасында торган булса, яңасын анда төзергә рөхсәт итмәячәкләр. Бу очракта төзү өчен урынны икенче җирдән бирәчәкләр. Шулай ук гаражны шпалдан төзергә дә ярамый. Бу, беренчедән, янгын куркынычы китереп чыгара, икенчедән, шпалдан төзелгән корылма тирә-юньне ямьсезли.
Язмабызның ахырында тагын бер тапкыр искәртеп үтәбез: Әгерҗедә иске гаражларның, сарайларның барысын да сүтәчәкләр. Шуңа күрә бу иске корылма хуҗаларына кичекмәстән җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасына килергә кирәк.
Екатерина Самсонова.
Мәгълүмат чыганагы http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу хокукына ия. Узган елда гына да Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге мондый түләүне 13 мең кешегә рәсмиләштерде.
Чернобыль атом электр станөиясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан гражданнар өчен 1,4 меңнән артык татарстанлы социаль ярдәм чаралары ала
Татарстан Республикасында 2026 елның апреленә 1473 кеше Чернобыль АЭСында булган һәлакәтне бетерүдә катнашучылар, әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә инвалидлык алган гражданнар өчен билгеләнгән социаль ярдәм чараларыннан файдалана.
16
апрель, 2026 ел
VII Халыкара экологик диктант старт алды: үз белемнәреңне 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин.
Быелның төп темасы - «Экологик иминлек»
ИХО әгъзалары булган дәүләтләрнең яшь дипломатларының юбилей форумы Казанда узачак
Быел ул оешканнан алып ун еллыгын билгеләп үтә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз