Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Дулкынландыргыч бәйрәм
2012 елның 29 мае, сишәмбе
Кеше тормышында дулкынландыргыч вакыйгалар бик күп. Шулар арасыннан күңел кылларын аеруча тибрәткәне “Соңгы кыңгырау” бәйрәмедер, мөгаен. Узган җомгада районыбыз мәктәпләрен тәмамлаучы 174 укучы белән бергә аларның укытучылары, әти-әниләре дә дулкынлану хисләре кичерделәр.
Әнә, 2нче шәһәр мәктәбен тәмамлаучы 11а һәм 11б сыйныфыннан 29 егет-кыз, дулкынлануларын сиздермәскә тырышып, бәйрәм башлануын көтәләр. Алар арасында алтын һәм көмеш медальләргә дәгъва кылучы Ксения Тихомирова, Марат Насыйров, Азалия Галиева, Илнур Нигъмәтуллин бар. “Минем тормыштагы девизым – “Максатка ирешмичә туктамаска!”. Хәзерге вакытта БДИны уңышлы тапшырып, юрист һөнәрен үзләштерергә керү хыялы белән янам”, – ди Ксения. Ә менә Маратның хыялы – табиб булу. Бу җитди һөнәр мәктәптән үк җитди әзерлек таләп итә. Химия укытучысы Валентина Ивановна, билогиядән укыткан Рәшидә Гарифовна, рус теле укытучысы Ольга Васильевна ярдәме белән имтиханнарга җитди әзерләндем дип уйлыйм. Гомумән, олы сабырлык белән БДИга әзерләгән һәр укытучыга сыйныфташларым исеменнән зур рәхмәт”, – ди Марат. Сыйныф җитәкчеләре Ольга Колесникова һәм Лилия Сабитова укучыларыннан күз дә алмыйлар. “Бу – өченче чыгарылыш инде. Укучыларым эзләнүчән, актив булулары, иҗади фикер йөртүләре, гаделлек өчен көрәшүләре белән аерылып торалар. Алар арасында кул көрәше буенча Татарстан, Удмуртия һәм Россия чемпионы Грайр Аракелян да бар”, – ди Ольга Васильевна. Әти-әниләрнең дә дулкынланулары йөзләренә чыккан. “Олы улыбыз Рөстәм дә, Марат та биредә укыдылар. Шуңа күрә бу мәктәп безнең икенче йортыбызга әйләнде инде. Киләчәктә бу мәктәпкә керми ничек үтеп китәрмен икән, дип борчылам”, – ди Рузилә Насыйрова. “Мәктәптә уздырылучы бәйрәмнәрдә катнашмый калганыбыз юк. Ә бу көнне аеруча дулкынланып көттек. Балаларыбыз безнең күз алдында үсте, укытучылар ярдәме белән белем, акыл туплады. Шатлыкта да, борчуда да 11 ел алар янәшәсендә булган мөгаллимнәр алдында баш иябез”, – ди Рамисның әнисе Альмира Хаҗиева.
Аннан дулкынлану хисләре мәктәп залына күчте. Биредә укучылар, укытучылар исеменә бик күп җылы теләкләр яңгырады. “Һөнәр сайлауга җитди карагыз. Әти-әниләрегез, укытучыларыгыз белән киңәшләшегез. Бүген базар шартларында яшибез, шуңа күрә бу мәсьәләгә җиңел генә карарга ярамый. Мин ышанам – сез ялгышмассыз”, – диде укучыларны котларга килгән район башлыгы Фәрит Габбасов. “Укучыларның 60 проценттан артыгы мәктәпне яхшы аттестат белән тәмамлар дип өметләнәбез. Нинди генә уку йортына керсәгез дә, бездә алган белемнәрегезне акларсыз дип ышанабыз”, – диде мәктәп директоры Фәридә Әшрәфҗанова.
Чыгышларга 1 сыйныф укучыларының кайнар котлаулары да кушылды. Бу мизгелләрдә абый-апалары аларга бераз көнләшеп тә карадылар ахры. Шулай булмый ни?! Капиталь ремонттан соң яңа төсмер алган 2нче мәктәп яңа уку елын тагын яңарып каршы алачак бит. Мәктәптә бөтен ишекләр яңага алыштырылачак. Бу хәбәрне бәйрәм кунакларына Фәрит Гарифович җиткерде. Республика күләмендәге бәйгедә иң яхшы дип табылган мәктәп ашханәсенә дә күп кенә яңа технологик җиһазлар кайтарылачак. Кабинетлар, спорт залы баетылачак. Тик тормышның – үз кануннары. Әнә, егет-кызлар традицион мәктәп вальсы әйләнәләр. Әнә, Марат Насыйров соңгы кыңгырау чыңлатучы нәни Алияне зур саклык белән иңендә күтәреп бара. Ә кыңгырау чыңлый да чыңлый. Әйтерсең, чыгарылыш сыйныф укучыларының алдагы юлы озын да, катлаулы да булачагын искәртә ул....
Дания АБЗАЛИЕВА.
Мәгълүмат чыганагы http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу хокукына ия. Узган елда гына да Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге мондый түләүне 13 мең кешегә рәсмиләштерде.
Чернобыль атом электр станөиясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан гражданнар өчен 1,4 меңнән артык татарстанлы социаль ярдәм чаралары ала
Татарстан Республикасында 2026 елның апреленә 1473 кеше Чернобыль АЭСында булган һәлакәтне бетерүдә катнашучылар, әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә инвалидлык алган гражданнар өчен билгеләнгән социаль ярдәм чараларыннан файдалана.
16
апрель, 2026 ел
VII Халыкара экологик диктант старт алды: үз белемнәреңне 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин.
Быелның төп темасы - «Экологик иминлек»
ИХО әгъзалары булган дәүләтләрнең яшь дипломатларының юбилей форумы Казанда узачак
Быел ул оешканнан алып ун еллыгын билгеләп үтә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз