Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Тормышка гашыйк
2012 елның 30 мае, чәршәмбе
“Мин үз һөнәремне бик тә яратам. Дөньяга туарга теләк белдергән сабыйны кабул итеп алуның җанга нинди рәхәтлек бирүен сүзләр белән
генә аңлатырга мөмкин түгел”, – ди район үзәк хастаханәсе бала тудыру бүлегенең югары категорияле акушеркасы Лариса ЕЛЬЦОВА.
Ижау медучилищесын тәмамлагач, хезмәт юлын Әгерҗе тимер юл хастаханәсенең тимерьюлчыларга техник хезмәт күрсәтүче сәламәтлек пунктында фельдшер буларак башлый ул. Ә 1988 елда район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегенә акушерка булып урнаша. Шуннан бирле аның җылы куллары якты дөньяга күпме сабыйны кабул итеп алгандыр! “Бәби табарга әзерләнгән хатын-кыз бик нечкә күңелле була бит ул. Аны тынычландыру өчен кайчак кулларыннан, башыннан сыйпап алу да җитә”, – ди Лариса. “Аңа хас җаваплылылык, төгәллек кебек сыйфатларны һәр хезмәткәргә үрнәк итеп куярга була. Белемен гамәлдә оста кулланып, һәрчак тиешле ярдәмне күрсәтә белә ”, – ди хезмәттәше турында өлкән акушерка Зиния Мифтахова. Үз оныгы Ринальдны да кабул итәргә туры килә Ларисага. Озакламый төпчекләре Ксения да онык белән сөендерергә җыена.
Менә шулай бәби алып кайтырга килгән һәр хатын-кыз өчен борчылып, 50 яшенә дә килеп җиткән ул, бүген аның алтын юбилее. Яраткан тормыш иптәше Андрей бәйрәме уңаеннан сөекле хатынын сөендерергә өлгергән инде – “Деу Матиз” автомобиле бүләк иткән. “Праваны моннан берничә ел элек алган идем, ә машинам юк иде әле. Инде хәзер рәхәтләнеп машинамда җилдерәм”, – ди ул. Якыннары, спаниеле “Бой” белән бергәләп табигать кочагына чыгарга яраталар. “Гаиләбез белән туган ягыбызның табигатенә гашыйк без. Җиләккә, гөмбәгә, балык тотарга йөрибез. Искиткеч гүзәл, бай бит безнең яклар”, – ди тормышны өзелеп яратучы юбиляр.
Рамзия Зарипова.
Мәгълүмат чыганагы http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
июнь, 2026 ел
Ваклап сатудагы бәяләр: кулланучыларның таләпләре, яңартулары һәм хокуклары
Бәяләрне дөрес маркировкалау-уңайлылык мәсьәләсе генә түгел, ә сатучының закон тарафыннан беркетелгән бурычы.
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә.
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак.
Әлеге төр түләүне алуга 18 яшькә кадәрге (уку йортының көндезге бүлегендә укучылар 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-ананың (шулай ук уллыкка алучыларның, опекуннар һәм попечительләрнең) икесенең дә хокуклары бар.
22
май, 2026 ел
Яңа буынның алыштыргысыз ярдәмчесе: робот - тәрәзә юучы!
Яз җитү белән һәр хуҗа хатын тәрәзәләрне ничек юарга икән дип уйлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз