Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Беренчесе бигрәк кадерле
2012 елның 30 мае, чәршәмбе
Узган елның декабрендә генә Әгерҗедә үз ишекләрен ачкан 7нче “Бәләкәч” балалар бакчасы коллективын тәүге зур җиңүе белән кот
лыйбыз. Алар “Uni-Чадо” республика бәйгесендә катнашып, I урынга лаек булдылар һәм Диплом, нэтбук белән бүләкләнделәр.
Нинди бәйге соң ул, диярсез. Аны ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданың башкарма дирекциясе белән берлектә югары уку йортлары, мәктәпләр һәм балалар бакчалары педагоглары арасында оештырган. Инде аңлап та алгансыздыр: бәйгене оештыручыларның берсе универсиада башкарма дирекциясе булгач, проект үз эченә спорт һәм физкультураны алырга тиеш. Проект авторлары – Оксана Мөфтәхетдинова, Ләйсән Ибраһимова, Лилия Касаткина, Альбина Ваһапова җитәкчелегендә ун көн эчендә “Әгерҗе–Юни” проекты әзерләнгән. Анда Универсиадага кагылышлы почмак та, дидактик уеннар да, төрле атрибутлар да бар – кыскасы, әлеге проект Әгерҗе нәниләренең Универсиадага ничек әзерләнүен тулысынча күзалларга мөмкинлек бирә. Сабыйларның спорт белән шөгыльләнүен тасвирлаган нинди генә фотосурәтләр урын алмаган анда?!
“Проектның тагын бер шарты – аны әзерләүгә мөмкин кадәр күбрәк кеше җәлеп итү иде. Без 50дән артык сабыйны, 20ләп ата-ананы җәлеп итә алдык. Проектны төзүдә балаларның әби-бабайлары да, хәтта шәһәребез кешеләре дә бик теләп катнаштылар”, – ди бакча мөдире Лилия Яппарова. Шушы көннәрдә генә Казанда бүләкләү тантанасында булып кайткан ул. “Бакчабыз яулаган уңышлар “копилка”сын башлап җибәргән бу бүләк безнең өчен аеруча кадерле. Проектны әзерләүгә өлеш керткән һәркемгә олы рәхмәтләремне җиткерәм”, – ди Лилия Зөфәровна. Ә без әлеге “копилка”ның киләчәктә дә тулыланып торуын телибез.
Дания Абзалиева.
Мәгълүмат чыганагы http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
июнь, 2026 ел
Ваклап сатудагы бәяләр: кулланучыларның таләпләре, яңартулары һәм хокуклары
Бәяләрне дөрес маркировкалау-уңайлылык мәсьәләсе генә түгел, ә сатучының закон тарафыннан беркетелгән бурычы.
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә.
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак.
Әлеге төр түләүне алуга 18 яшькә кадәрге (уку йортының көндезге бүлегендә укучылар 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-ананың (шулай ук уллыкка алучыларның, опекуннар һәм попечительләрнең) икесенең дә хокуклары бар.
22
май, 2026 ел
Яңа буынның алыштыргысыз ярдәмчесе: робот - тәрәзә юучы!
Яз җитү белән һәр хуҗа хатын тәрәзәләрне ничек юарга икән дип уйлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз