...Көчле шартлаулардан куркып, йокысыннан сикереп торып, өстенә нәрсә туры килә шуны эләктереп, өеннән, фатирыннан урамга сибелгән, баласын кочаклап, карт әти-әнисен җитәкләп, Иж-Бубый, Имәнлек, Бөгрә ягына йөгергән халык... К.Маркс урамы буйлап тезелгән очы-кырые күренмәгән машиналар колоннасы, “пробкалар”, сугыштан соңгы кебек пыялалары коелган тәрәзәләр, көчле удар белән алып атылган түбәләр, ишекләр, фатирларда җимерелгән стеналар... Барысы да – бүгенгедәй күз алдында. Сер түгел, күбебез тизрәк бу мәхшәрдән чыгып качу ягын карады. Шул ук вакытта үз тормышы турында уйлап та карамыйча, якыннарын тизрәк шәһәрдән алып чыгып китү турында башына да китермичә, эш урыныннан китмәгән, хәтта әлеге коточкыч шартлауларның эченә барып кергән һәм үлем белән яшәү арасында калган якташларыбыз да булды. Шундый батыр ир-егетләрнең берсе – Әгерҗе янгын сүндерү частеның бүлекчә начальнигы Рамил ИСМЬГЫЙЛЕВ белән шул төнне искә төшереп утырдык.