Эшлекле дүшәмбе иртәсендә район Башлыгы Ф.Г. Габбасов бу атнада иң төп бурычларның берсе – милли бәйрәмебез – Сабантуйга әзерлек икәнлеген ассызыклады. Халыкка хезмәт хакын бирүдә берниниди тоткарлык та булмаск тиешлеген дә искәртте. Төзелеш өлкәсендәге бурычларны билгеләп Фәрит Гарифович, мәктәпләрдәге җәйге ремонт эшләрен нәтиҗәле итеп башкарырга чакырды. Бу мәсьәләне контрольдә тоту район финанс һәм мәгариф бүлегенә йөкләнде.
Узган атнада Кадрәк авылында яңа фельдшерлык-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды. Авыл үзәгендә урнашкан бу матур бина өчен Кадрәклеләрдән рәхмәт сүзләре ишетү бик күңелле булды, диде район Башлыгы. Шушы көннәрдә Биектау авылында да шундый ук ФАП төзелешенә нигез салыначак.
Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен торак төзү тәмамланып килә. Тиздән тузган торакны бетерү программасы буенча эшкә тотыначакбыз. Шәһәребезне ямьләндерү өстендә дә системалы эшләргә кирәк, чәчәкләр утыртсак, үзебезгә күңелле булыр, шәһәр үзебезнеке бит,- диде Ф.Г. Габбасов, коллектив җитәкчеләрен бу эшкә актив кушылырга өндәп.
Урам утларын яндыру вакытын да күз уңына алырга чакырды район Башлыгы.
Киңәшмәдә, гадәттәгечә, хокук саклау органнары җитәкчеләре чыгыш ясады. Район эчке эшләр бүлеге начальнигы А.М. Мусин узган атнада зур җинаятьләр булмаса да, мошенниклар кармагына эләгүче гражданнарыбыздан сигнал алынганлыгын әйтте, сак булырга кирәклеген искәртте. Тимер юл полициясе начальнигы А.М. Конофеев бу участокта булган берничә җинаять очрагын атап үтте. Болар эчендә поезд составларыннан төсле металл катнашкан предметларны урлау очрагы теркәлгәнен, бу җинаятьне ачу буенча эш алып барылуын әйтте.
Авыл хүҗалыгы өлкәсенә килгәндә, соңгы араларда яуган бәрәкәтле яңгырларның шифасы булып игеннәребезнең күзгә күренеп күтәрелеп килүе, үләннең куе булып үсеп китүе - терлек азыгының мул булуына ишарә икәнлеге хакында Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Д.Г.Гатауллин сөенечен уртаклашты. Районга Австралиядән токымлы таналар кайтарылуы да әһәмиятле вакыйгаларның берсе, диде Дилүс Гаскәрович. Хәзергә әле алар карантинда, безнең шартларга ияләшеп киләләр икән.
Озак еллар Россия Дәүләт Думасында безнең депутатыбыз булган О.В. Морозов Россия Президенты Аппаратына эшкә алынды. Бу исәптән дә сүз булды эшлекле киңәшмәдә. Районга зур ярдәме һәм һәрвакыт теләктәшлеге өчен рәхмәтебезне район Башлыгы Әгерҗе халкы исеменнән аңа җиткергән иде. Үз чиратында Олег Морозов та үзенен сайлаучыларына рәхмәт хисләрен шулай ук, Фәрит Гарифович артыннан әйтеп җибәргән. Яңа хезмәт урынында зур уңышлар юлдаш булсын Сезгә, хөрмәтле Олег Викторович!
Район Советы оештыру бүлеге