С А Б А Н Т У Й Б Е Л Ә Н !

2012 елның 10 июне, якшәмбе
С А Б А Н Т У Й
бәйрәме уңаеннан Әгерҗе муниципаль районы
Башлыгы Фәрит Гариф улы Габбасов котлавы 
Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле кунаклар!
                                    
Үзенең кабатланмас бизәкләре белән еллардан-елларга, гасырлардан-гасырларга күчеп дәвам итүче иң зур бәйрәмебезне менә быел да шатланып көтеп алдык. Бәрәкәтле яңгырларын вакытында яудырган, назлы җылы җилләренең шифасын биргән газиз табигатебезгә рәхмәт йөзеннән басу-кырларыбызда яшел уҗымнар шытып чыккан бу мизгелләрнең кадерен белеп, сөенеп-шатланып бәйрәм итәбез без бүген. Көнне-төнгә ялгап хезмәт куйган, язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамлаган кыр батырларына олы рәхмәтләремне юллыйм.
Быелгы Сабан туйлары икеләтә куанычлы, чөнки 2012 ел - Россия тарихы елы. Һәм безнең авыл Сабантуйларының Россия көне алдыннан,  ә район Сабантуе Россия көнендә узуы зур әһәмияткә ия. Милли бәйрәмебезне бар халыклар белән дуслыкта, бердәмлектә, татулыкта бөтенхалык бәйрәме итеп үткәрәбез. Һәммәгезне дә бәйрәм белән тәбрик итәм, исәнлек-саулык, гаиләләрегездә иминлек, байлык-муллык, күңел күтәренкелеге телим. Еллар тыныч, күкләребез аяз, килер көннәребез кояшлы булсын!
 
 
Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы
Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы                                        Ф.Г.Габбасов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International