Эшлекле дүшәмбе

2012 елның 18 июне, дүшәмбе

               18 июнь   иртәсендәге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә гадәттәгечә, узган атнага йомгак ясалды. Район Башлыгы Ф.Г.Габбасов Сабантуйларының бик матур үтүен ассызыклады. Якты йөз, ачык чырай белән кунакларны кабул итүче,  районыбызда яшәүче милләтләр дуслыгын чагылдырган кунак ишегалларының да бәйрәмгә ямь өстәвен әйтеп үтте. Сабан туе уза торган урынны көздән үк чистартып яңа үлән чәчәргә, агачларны да күбрәк утыртырга дигән бурыч куелды.

                   Киңәшмәнең икенче өлешендә 2010 елгы халык санын алуда актив катнашучыларга ведомство билгеләре тапшырылды. Балалар футбол командасының финал уеннарында 12 район арасында 3–нче урынны алып кубок яулавы уңаеннан     (җитәкчесе А.В. Колчин) тәбрикләү булды.

            Һәрвакыттагыча, район эчке эшләр бүлеге һәм тимер юл полициясенең   эшенә атналык күзәтү ясалды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гатауллин Д.Г. терлек азыгы әзерләү, сенаж салу буенча эшнең торышы турында хисап тотты. Балаларның җәйге ялын оештыру нәтиҗәләре белән район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Р. Гыйльметдинова чыгыш ясады.

                   Район Башлыгы Ф.Г.Габбасов шәһәрдә чәчәкләр үстерүнең зарурлыгын да искәртте. Оешма җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп актив булырга чакырды. Төзелеш эшләрендә сүлпәнлек булмаска тиешлеген дә әйтеп үтте Фәрит Гарифович.

Район Советы оештыру бүлеге



                      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International