Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Бронза медаль – безнекеләрдә
2012 елның 25 июне, дүшәмбе
“Без районыбызның яшь футболчылары призлы урын алачагына ышанган идек, өметебез акланды”, – диде район башлыгы Фәрит Габбасов Әгерҗе стадионында ТР Чемпионаты кысаларында 2000–2001 елгы яшүсмерләр арасында узган “Күн туп” футбол уеннарының финал ярышларын йомгаклау тантанасында.
Әлеге ярышлар өч көн дәвамында республиканың төрле район-шәһәрләреннән килгән 12 команда арасында бик киеренке барды. Соңгы көнне призлы урыннарны бүлешүдә 4 команда көч сынашты: Бөгелмәнең “Орленок” һәм Әгерҗенең “ДООЦ” уенчылары – III-IV, Казанның “Зенит” һәм Түбән Каманың “Кама” футболчылары I-II урыннарга дәгъва кылдылар. Стадионның ике яртысында икешәр команда арасында барган ярыш кызганнан-кызды, тик исәп кенә үзгәрмәде: 0:0 булып кала бирде. Уен ахырына якынлашканда “ДООЦ” футболчылары көндәшләре капкасына бер туп керткәч кенә киеренкелек бераз йомшарды. Озак та үтмәде, яшь бөгелмәлеләр капкасына безнең яшь футболчылар тагын бер туп керттеләр. Шулай итеп, “Орленок” уенчылары – IV, ә безнең “ДООЦ” лаеклы төстә III урынга ия булды. Ә менә “Кама” һәм “Зенит” командалары арасындагы исәп ахырга кадәр үзгәрмәде. Уен язмышын пенальти хәл итте: күз ачып йомган арада Түбән Каманың яшь футболчылары Казан командасы капкасына тупны кертергә дә өлгерделәр һәм чемпион исеменә ия булдылар. Аларга ТР Чемпионаты Кубогын һәм медальләрне ТРның спорт хәзерлеге үзәге баш белгече Валерий Карпов тапшырды. Призлы урыннарга ия булган башка команда капитаннары да Диплом һәм медальл
әрне Валерий Геннадьевич кулыннан алдылар. Район хакимияте исеменнән иң яхшы уенчыларга бүләкләр дә тапшырылды. Менә алар, бүләкләрне Фәрит Габбасов кулыннан кабул итеп алган иң оста уенчылар: “Орленок” командасы капкачысы Илья Терентьев, “ДООЦ” ярымсакчысы Эмиль Хәкимов, “Зенит” һөҗүмчесе Камил Нусамиев һәм “Кама”дан бомбардир Егор Федусеев.
Әгерҗе малае Эмиль Хәкимовның команда уенчыларыннан ике яшькә кечерәк икәнлеген искә алсак, “афәрин!” диясе генә кала. “Без II урын алырга дигән максат белән уйнаган идек, көндәшләребез бераз көчлерәк булып чыкты”, – диде яшь спортчы, бераз гына күңелсезләнеп. Тик мондый дәрәҗәдәге уеннарда Әгерҗе командасының беренче өчлеккә керүенә җанатарларга кушылып, без дә ихлас күңелдән сөенәбез. Ныклы максат булганда, киләчәктә җиңү дә ерак йөрмәс сездән, яшь спорт сөючеләребез. “Яшь футболчыларыбызның киләчәктә тагын да зуррак уңышлар яулаячагына ышанычыбыз зур”, – диделәр малайларны ярышларга әзерләгән тренерлары Андрей Бушмелев һәм Илдар Идиятов та.
Дания Абзалиева .
Мәгълүмат чыганагы http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
июнь, 2026 ел
Ваклап сатудагы бәяләр: кулланучыларның таләпләре, яңартулары һәм хокуклары
Бәяләрне дөрес маркировкалау-уңайлылык мәсьәләсе генә түгел, ә сатучының закон тарафыннан беркетелгән бурычы.
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә.
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак.
Әлеге төр түләүне алуга 18 яшькә кадәрге (уку йортының көндезге бүлегендә укучылар 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-ананың (шулай ук уллыкка алучыларның, опекуннар һәм попечительләрнең) икесенең дә хокуклары бар.
22
май, 2026 ел
Яңа буынның алыштыргысыз ярдәмчесе: робот - тәрәзә юучы!
Яз җитү белән һәр хуҗа хатын тәрәзәләрне ничек юарга икән дип уйлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз