Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Штрафлар арта
2012 елның 4 июле, чәршәмбе
1 июльдән Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен Россиянең Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертелде. Бу якшәмбедән штраф күләмнәре шактый арта. Бу турыда газета укучыларга тулырак мәгълүмат бирүен сорап, ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег КАПИЛОВка мөрәҗәгать иттек.
–
Ринат Олегович, әйдәгез, районыбыз шоферларына бу кагыйдәләрне тагын бер тапкыр искә төшереп һәм алар штрафларның күпмегә артуын белеп торсын өчен һәрберсенә аерым тукталып үтик әле. Мәсәлән, туктау кагыйдәләрен бозган очракта күпме акча чыгарып салырга туры киләчәк?
– Әйтик, җәяүлеләр “зебра”сында яки аннан 5 метрдан да якынрак тукталсагыз, йә тротуарда туктап калсагыз, бер мең сум штраф түлисе була. Моңа кадәр моның өчен кисәтү ясала яки 300 сум штраф түләтелә иде. Маршрут автобуслары тукталышында яки аннан 15 метрдан якынрак туктаган өчен дә бер меңеңне чыгарырга туры киләчәк. Әлегә кадәр кисәтү яки 100 сум штраф булды. Трамвай юлларында туктавыгыз 1500 сумга төшәчәк, моңа кадәр 100 сум штраф иде.
Маршрут транспорты полосасы буйлап барган өчен дә 1500 сум штраф салачаклар. Ә Мәскәү белән Санкт-Петербургта бу штраф – 3000 сум.
Машина белән туктап тору яки туктап калуны тыя торган юл билгеләрен санга сукмаучылар өчен штраф күләме биш тапкырга артты. Ягъни мона кадәрге 300 сумнан 1500гә кадәр күтәрелде. Машина йөртүче бу очракта башка транспорт чараларына юлда ком
ачаулык тудырса яки тоннель каршында туктап калса, аңа 2 мең сум штраф түләтәчәкләр.
–
Транспорт чараларын тоткарлау дигән маддәгә дә үзгәрешләр кертелгән икән...
– Әгәр моңарчы машинаны штрафстоянкага илтү һәм анда бер тәүлек кундырган өчен акча алынмаса, 1 июльдән беренче тәүлектән үк бу хезмәтләр өчен түлисе була. Әлеге сумманы һәр төбәк үзе куя.
–
Тонировка өчен түләүдә үзгәрешләр бармы?
– Законсыз тонировка өчен штраф күләме элеккечә калды – 500 сум. Ләкин өстәмә чара кертелде. Алгы тәрәзәләре тонировкаланган машинаның дәүләт номерын алалар һәм алга таба номерсыз йөрү тыела. Номерсыз килеш бер тәүлек эчендә өйгә кайтырга яки тонировканы бетерү өчен автосервиска бару гына рөхсәт ителә. Шофер гаишник каршында ук пленканы алып атса, дәүләт номеры салдырылмый.
Машина йөртүчеләргә мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәм: юлларда хәрәкәт бик киеренке, транспорт хәрәкәте елдан-ел үсә. Һәрберебезнең куркынычсызлыгы машина йөртүчеләрнең һөнәри осталыгына, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәвенә һәм юлда бер-берсен хөрмәт итүенә бәйле. Юлга чыккач шуны һәрчак исегездә тотыгыз: гаиләләребез һәрберебезнең исән-имин кайтуын көтеп торалар.
Әңгәмәдәш – Рәмзия Зарипова
.
Мәгълүмат чыганагы http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу хокукына ия. Узган елда гына да Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге мондый түләүне 13 мең кешегә рәсмиләштерде.
Чернобыль атом электр станөиясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан гражданнар өчен 1,4 меңнән артык татарстанлы социаль ярдәм чаралары ала
Татарстан Республикасында 2026 елның апреленә 1473 кеше Чернобыль АЭСында булган һәлакәтне бетерүдә катнашучылар, әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә инвалидлык алган гражданнар өчен билгеләнгән социаль ярдәм чараларыннан файдалана.
16
апрель, 2026 ел
VII Халыкара экологик диктант старт алды: үз белемнәреңне 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин.
Быелның төп темасы - «Экологик иминлек»
ИХО әгъзалары булган дәүләтләрнең яшь дипломатларының юбилей форумы Казанда узачак
Быел ул оешканнан алып ун еллыгын билгеләп үтә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз