Әгерҗедә уналты яшьлек көрәшче абсолют батыр калды

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

Әле моңа кадәр район Сабан туенда 16 яшьлек көрәшченең абсолют батыр булып калганы булдымы икән?! Быел Көчек егете Дәниф ГАЛИУЛЛИНның исеме район тарихы битләренә язылды.

Гомумән, көрәш мәйданында ярыш кызу барды. Районыбыз пәһлеваннарыннан тыш, Удмуртия, Менделеев районнарыннан килгән егетләр дә билләренә сөлге урадылар. Алар арасында Тәбәрле егете – Казанда үзе көрәш бәйгеләре оештыручы Айдар Шәймәрдановны күрү дә сөендерде.

  • Келәмгә сигез ел чыкканым юк иде. Быел көрәшкә яңадан кайттым. Тәбәрледә дә Сабантуй батыры булып калдым. Туган районымда үзем белгән көрәшчеләр белән бил алышуы бераз гына дулкынландыра да, сөендерә дә, – диде ул.  

Айдар гына түгел, бәйрәмдә аның әтисе, гомер буе яшь буынны милли көрәш серләренә өйрәткән Рәүфәт Шәймәрданов та келәмгә чыкты. 63 яшьлек ветеран 16 яшьлек Дәниф белән бил алышкан вакытта җанатарлар икесенә дә бердәй көч бирделәр.

Әгерҗедән Самат Гаврилов, Салават Шәрипов, Үтәгәннән Илсаф Дәүләтшин, Денис Әминев, Исәнбайдан Альмир Шәрәфиев, Көчектән Гадел Сабирҗанов, Менделеевтан Ринас Кәлимуллин, келәмдә матур көрәш алдымнары күрсәтеп, үз үлчәүләрендә беренчелекне яуладылар. Ә абсолют батыр исеме өчен Альмир Шәрәфиев, Дәниф Галиуллин һәм Үтәгәннән Денис Әминев бил алыштылар. Нәтиҗәдә, Дәниф җиңү яулады. Валерий Макаров көрәшчегә суыткыч, Радик Мәүлиев акчалата бүләк тапшырды. Сабантуй батыры көчле иңнәренә төп бүләк тәкәне куеп мәйдан әйләнгәндә тамашачылар аны көчле алкышларга күмделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International