Бүген – Медицина хезмәткәрләре көне

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Һөнәри бәйрәмегез котлы булсын!

Сез тормыштагы иң кадерле кыйммәтләр – кеше сәламәтлеге, сабыйның дөньяга аваз салуы, авырулар гомере өчен җавап бирәсез. Районда хастаханә һәм амбулаторияләр төзекләндерелү, фельдшерлык-акушерлык пунктлары сафка басу, заманча җиһазлар кайтартылу эш шартларын яхшыртырга һәм медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын камилләштерергә мөмкинлек бирә.

Ак халатлы шәфкать ияләре – һәркем өчен өмет һәм шәфкатьлелек билгесе ул. Сезгә нык сәламәтлек, гаиләләрегезгә бәхет-шатлыклар телибез. Авырулардан рәхмәт сүзләре ишетеп кенә эшләргә язсын.

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International