Хуҗабикәләргә: Ташкабактан рулет ясыйбыз

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

4 ташкабак, 1-2 йомшак сыр, 4 тырнак сарымсак, 1 помидор, яшел тәмләткечләр, тоз, майонез, үсемлек мае, яшел салат яфраклары.

Уртача зурлыктагы яшь ташкабакларны сайлап алабыз. Буйга 5 мм калынлыкта кисәбез. Өстенә тоз сибеп, ун минутка куеп торабыз. Соңыннан кызган үсемлек маенда ике яклап кыздырабыз. Ташкабак суынган арада рулет өчен эчлек әзерлибез. Сырны угычтан уабыз, аңа шулай ук угычтан уылган сарымсак белән майонез кушабыз. Помидорны буйга кисәбез, яшел тәмләткечләрне ваклап турый­быз. Суынган ташкабак өстенә сырлы, сарымсаклы катнашманы сылыйбыз. Аның өстенә помидор куябыз, укроп белән петрушка сибәбез. Рулетны төреп, салат яфраклары өстенә урнаштырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International