Хөрмәтле бакчачылар! “Райондагы “Ак калфак“ оешмасы “Әгерҗе хәбәрләре“ белән берлектә бәйге игълан итә.
Моның өчен бакчада үскән гигант яшелчәләрне, төрле кызыклы формадагы кишер, бәрәңге, помидорларны фотога төшереп редакциянең agr-vesti@mail.ruэлектрон почтасына юлларга кирәк. Без аларның иң үзенчәлекләрен газетага куярбыз. Сентябрь аенда узачак Бакчачы көнендә әлеге байлыклардан күргәзмә дә оештырабыз. Яшелчәләрне әлеге көнгә кадәр сакларга кирәклеген дә истән чыгармагыз. 16+
Әлеге җиләк Тирсәдә яшәүче Алик–Фирдания Төхвәтуллиннар бакчасында үскән.