Әгерҗенең үзәк урамында карета барлыкка килде

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Әгерҗенең үзәк К.Маркс урамы федераль программа буенча бик матур итеп төзекләндерелә.

Район Мәдәният сарае каршындагы мәйданчык та үзгәрешләр кичерә. Хәзер биредә карета да урын алды. Бу матур каретаны Сарсак-Омга эшмәкәре Илдар Вәлиев һәм аның кул астында эшләүче осталар ясаган.

Әлеге каретага утырып фотога төшәргә дә мөмкин. Әмма шәһәрдәшләргә мөрәҗәгать итеп шуны да әйтәсе килә: бу матурлыкны сакласак иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International