Татар кешесе Россия тарихында беренче тапкыр Әфганстанда хәйрия фондын теркәде

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Актанышта туган Рөстәм Хәбибуллин катнашында оештырылган Мөселманнарның патриотик хәйрия фондының бүлекчәсе Әфганстанда теркәлгән. Бу - Россия кешесе Әфганстанда теркәгән беренче хәйрия фонды. Бу хакта "Татар-информ"га Рөстәм Хәбибуллин хәбәр итте. 

"Әфганстан Ислам республикасының икътисад министрлыгы Мөселманнарның патриотик хәйрия фондының вәкиллеген теркәде. Россия-Әфган мөнәсәбәтләре тарихында беренче тапкыр Россия коммерцияле булмаган иҗтимагый оешма Ислам дәүләте тарафыннан танылу алды", - диде Рөстәм Хәбибуллин.

Хәйрия фондының директоры әйтүенчә, бу озак вакытлар актив рәвештә гуманитар эшчәнлек алып бару, дин әһелләре, бизнесменнар, дәүләт хезмәткәрләре белән очрашу нәтиҗәсе.

"Билгеле, Татарстанның уңай роле бар. Безнең республикада Әфганстан вәкилләре төрле диннәрнең дустанә торышының мисалын күрде һәм аның белән таныш", - диде ул. Фонд Әфганстанга медикаментлар ташу белән шөгыльләнә.

  • Хәйрия фондын моңа кадәр ТР Мөселманнарының Диния нәзарәтенең Хәләл комитетында эшләгән Актаныш егете Рөстәм Хәбибуллин һәм Советлар Союзы Герое, хәрби очучы Валерий Очиров 2018 елның мартында оештырган. Оешманың президенты – Очиров. Фонд 2018 елның июленнән БМОның Глобаль Килешүе кысаларында Хәйрия белән шөгыльләнә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/25/190396/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International