Казанда беренче тапкыр радиоориентлашу буенча Россия чемпионаты узачак

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Казанда беренче тапкыр радиоориентлашу буенча Россия чемпионаты узачак. Ярышларда 26-29 июль көннәрендә Россиянең 20 төбәгеннән, шулай ук Литва һәм Англиядән 100дән артык спортчы катнашачак.

Турнирны ачу тантанасы бүген 18:00 сәгатьтә Можайский ур., 14 йорт адресы буенча (дары заводы профилакторие) узачак.

Ярышлар графигы:

26 июль - Аккош күле урман-парк зонасында;

27 июльдә - «Маяк» спорт комплексының урман-парк зонасында (Яшел Үзән);

28 июль - Аккош күле урман-парк зонасында;

29 июльдә - Дряничка күленең урман-парк зонасында (Казаннан Горький шоссесы буенча, «Мегастрой» кибете артында).

Ярышлар һәр көнне 10:00 сәгатьтә башлана. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/25/190389/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International