Татарстанның сайлау комиссияләре алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына сайлауларда катнашырга планлаштырган сәяси партияләрдән документлар кабул итүне тәмамлады. "Ватан” һәм “Игелекле эшләр, балаларны һәм хатын-кызларны яклау” партияләре документлар тапшырмаган. Бу хакта бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтте.
“Кичә сайлау комиссияләре теркәлү өчен сәяси партияләрдән, кандидатлардан документлар кабул итүне төгәлләде. Бүгенге көндә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе “Бердәм Россия”, КПРФ, “Гадел Россия”, ЛДПР сәяси партияләре исемлеген – барлыгы 171 кандидатны теркәде”, - диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе утырышында Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Аның сүзләренчә, "Россия коммунистлары", РОСТ партиясе, “Социаль гаделлек яклы Россия партиясе” һәм “Бөтенроссия халык союзы” партияләре дә теркәлү өчен документлар тәкъдим иткән. Хәзерге вакытта имзаланган документларны тикшерү бара.
“Ватан” һәм “Игелекле эшләр, балаларны һәм хатын-кызларны яклау” сәяси партияләре теркәлү өчен документлар һәм үзләрен тәкъдим итү өчен имзаланган кәгазьләр тапшырмады. Шул рәвешле, республика исемлекләрен теркәү өчен нигез юк”, - диде сайлау комиссиясе рәисе.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе утырышында әйтелгәнчә, комиссияләр тәкъдим ителгән документларның, имзаланган кәгазьләрнең дөреслеген 10 көн дәвамында тикшерәчәк һәм кандидатларны, республика исемлекләрен теркәү яки теркәүдән баш тарту карары кабул ителәчәк. 2 августка кадәр сайлау кампаниясенең барлык катнашучылары да билгеле булачак.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/25/190398/