Мәскәү ислам теология һәм хокук көллияте яңа уку елына укучылар җыя башлавы турында игълан итә. 14-15 сентябрьдә күпфункцияле гаилә белем бирү үзәгендә ачык ишекләр көне узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Биредә сез көллият, эшчәнлегебезнең юнәлешләре турында тулырак мәгълүмат ала, мөгаллимнәр белән аралаша алачаксыз», - ди чараны оештыручылар.
Көллияттә ир-атлар һәм хатын-кызлар аерым белем ала. Уку программасында ислам нигезләре буенча кирәкле бөтен дисциплиналар да бар. Гарәп һәм татар телләрен өйрәнергә теләүчеләр өчен махсус төркемнәр дә оештырылган.
Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (926) 339-85-71 (ир-атлар өчен), 8 (916) 224-13-33 (хатын-кызлар һәм балалар өчен).
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/25/190391/