Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев: «Июльнең эсселәре августка авышычак»

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Сагынып көткән җәйнең кыл уртасыннан узып барабыз. Их, ямьле айларның үткәнен дә сизми калабыз бугай. Күбебез шулай уйлый.

Быелгысы да бераз башкачарак булды. Көтелмәгән җылысы да, суыгы-яңгыры да. Һава торышының үзгәрешләренә аптырап та калучылар арабызда да булгандыр. Җиләк җыйганда салкынчарак, җилле көннәр торды, июльнең яңгырлары да күбрәк булды шикелле.

Җәйнең соңгы ае нинди булыр? Балтач районы Янгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиев  август июль шикелле суык булмый, җылырак була, дип ышандыра. “Эссесе дә булыр аның. Август өчен нормадагыча эсселәр булыр инде. Кыш көне суык булмады, шуңа да җәйнең калган көннәрендә дә артык үтә эсселәр булыр дип көтеп булмый. Бик югары температура булмас инде”, – дип сөйли ул.

– Июльдәге эсселек  августка  күчә диләр...
– Булырга мөмкин, июльдә эссе булмады бит инде. Ике атна хәзер алга таба авышып бара бит. Кыш язга килеп керде, яз җәйгә,  җәй көзгә килеп керәчәк. Шунлык белән июльнең эсселәре августка авышыр кебек. Август коры булмас, коры була дисәләр дә. Яңгыры да булыр әле. Күп булмас, әмма булачак. Сентябрьдә дә бәрәңге казыганда яңгырлырак көннәр күп булырга мөмкин. Көзге беренче аеның ахырлары матур була. Октябрь ямьсез ай инде, тик быел бик яхшы матур булачак, иншалла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International