Бала пособиесе 3 яшькә кадәр түләнәчәк

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Бала акчасын 3 яшькә кадәр түләргә карар кабул иттеләр.

Бүген Дәүләт думасы закон проектын өченче укылышта кабул ителде. 2020 елның 1 гыйнварыннан балалар пособиесен күбрәк гаилә алачак.

Бала туганнан соң бер тапкыр бирелә торган түләүгә гаиләнең һәр әгъзасына кереме ике яшәү минимумыннан артмаганнар ия булачак. Әмма иң мөһиме - хәзер балага айлык пособиене 3 яшькә кадәр түләячәкләр. Хәзерге вакытта аларны яшь ярымга кадәр генә түлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International