Казаны мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студенты Тимерлан Рәхмәтуллин Future Skills “Мобиль кушымталар ясау” компетенциясендә беренче булды.
“Ярышларда барысы да диярлек килеп чыкты, мин моңа шат. Бу чемпионатта мин 5 килограммга ябыктым, кире җыярмын дип өметләнәм”, - диде Тимерлан Рәхмәтуллин.
Компетенция белгечләре мобиль кушымталар ясады, аларны сынап карады, урнаштырды. Аларның эше iOS һәм Android кебек мобиль операцион платформаларның берсендә каршылыксыз эшли торган, уңайлы интерфейслы һәм күп функцияле продукт булдырудан гыйбарәт иде.
Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин үзенең инстаграм аккаунтында җиңүченең фотосын урнаштырды һәм шатлыклы хәбәр белән бүлеште.