“Әгерҗе урманчылыгы“на яңа җитәкче билгеләнде

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

ИШМОРАТОВ Владимир Леонидович “Әгерҗе урманчылыгы“ учреждениесе җитәкчесе итеп билгеләнде.

В.Ишморатов 1982 елда Пеләмештә туган. 2005 елда Ижау дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган. Белгечлеге буенча урман хуҗалыгы инженеры.

Хезмәт юлын шул ук елны “Әгерҗе урман хуҗалыгы“ учреждениесендә урманчы ярдәмчесе буларак башлаган.

2008 елдан әлеге вазифага билгеләнгәнче җитәкче урынбасары булып эшләгән.

Владимир Леонидович өйләнгән. Җәмәгате белән ике кыз үстерәләр.

Ххх

Моңа кадәр “Әгерҗе урманчылыгы“ җитәкчесе булып эшләгән Равил Иманголов шәхси гаризасы нигезендә эшеннән азат ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International