Татарстанның үзәк район хастаханәләренә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 70 яңа ашыгыч медицина ярдәме автомобиле тапшырды.
Әгерҗе район үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард Овчинников та Президент кулыннан ике автомобиль ачкычы кабул итеп алды. Сентябрь аенда район үзәк хастаханәсенә заманча җиһазландырылган бер ашыгыч ярдәм күрсәтү автомобиле кайткан иде инде.