Шаршады авылы китапханәсендә өлкәннәр көненә багышланган “Эх, яшьлеккә кайтып килсәң иде...” дип исемләнгән мәйрәм чарасы

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Шаршады авылы китапханәсендә өлкәннәр көненә багышланган “Эх, яшьлеккә кайтып килсәң иде...” дип исемләнгән мәйрәм чарасы уздырылды. Бәйрәм тәмле чәй өстәле артында алып барылды.Кунакка килгән әби-апаларыбыз өлкән без дип тормадылар үзләрен сынатмадылар, бик матур итеп җырлар да җырладылар, мөнәҗәтләр укыдылар, табышмаклар әйтештеләр. Өлкәннәребез өчен китапханәче тарафыннан бәйрәм белән котлап видеоролик күрсәтелде.Бәйрәмнән барча өлкәннәребез дә күтәренке кәеф белән, икенче елларга да шулай күрешергә насыйп булсын дигән теләктә таралыштылар.

Фотогалерея >>>

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International