Гриппның эпидемия сезоны башлана! Грипп пневмония, миокардитлар, нефритлар кебек өзлегүләр балалар өчен аеруча куркыныч.
Эпидемиягә кадәрге чорда Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Алабуга, Әгерҗе, Менделеевск районнарында территориаль бүлеге белгечләре әлеге мәкерле вирус белән авыруны кисәтү буенча актив рәвештә профилактик эш алып баралар. Территориаль бүлек белгечләре 26.09.2009-02.10.2019 елларда 5 ата-аналар җыелышында һәм 3 дәрестә «гриппны профилактикалау» темасына чыгыш ясадылар. Алар үз чыгышларында ата-аналарга, педагогларга һәм балаларга грипп, аның өзлегүләре, гриппны махсус һәм специфик булмаган профилактикалау чаралары турында хәбәр итәләр. Конкрет торак пунктка хезмәт күрсәтү территориясендә прививка бригадаларының эше турында мәгълүмат җиткерәләр. Чыгышлар барышында тыңлаучыларның белгечләрдән үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алу мөмкинлеге бар.