Әгерҗе районының ЗАГС бүлеге тугыз айлык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.
Быел районда 111 яшь пар гаилә корган. Аерылышучылар 81 пар булган.
344 кешенең гомере өзелгән.
171 сабый дөньяга аваз салган. 45 гаиләдә – беренче, 66 гаиләдә – икенче, 40 гаиләдә өченче, 20 гаиләдә дүртенче һәм аннан да күбрәк бала тууны бәйрәм иткәннәр.
Сентябрь аенда 17 пар язылышкан, 8 пар аерылышкан, 33 кеше вафат булган, 17 сабый туган. Әти-әниләр балаларына Андрей, Илназ, Адель, Роман, Мәрьям, Алинә, София, Алан, Сафина, Максим, Дарья, Гөлшат, Юлия, Евгения, Әминә исемнәре кушканнар.