Бәйрәм белән, мөгаллимнәр

2019 елның 4 октябре, җомга

Зирәклек, гаделлек, кайгыртучанлык кебек сыйфатларны үзләренә туплаган заман белән бергә атлаучы хөрмәтле мөгаллимнәрне, районыбызның мәгариф үсешенә, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән ветеран педагогларны һөнәри бәйрәмнәре – Укытучылар көне белән котлыйбыз.

Гомер буе без үзебезне мөстәкыйль фикер йөртергә, карарлар кабул итәргә өйрәткән, сәләт-мөмкинлекләребезне ачарга ярдәм иткән укытучыларыбызны истә тотабыз. Бүген дә барысы да сездән – укытучылардан башлана. Дәресләр дә, мәктәп тә, укучы да...

Без сезнең ирешелгәннәрдә генә туктап калмавыгызны телибез. Үз хезмәтегезгә кызыксынуыгыз кимемәсен. Сезгә сәламәтлек, тормышның һәр мизгелендә бәхет һәм шатлык кичерүегезне телибез.

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International