Район Мәдәният сараенда мөгаллимнәр өчен тантаналы чара узды

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Иң игелекле һөнәр ияләре булган олы хөрмәткә лаек педагогларны бүген район Мәдәният сараена җыйдылар. Укытучылар көне уңаеннан биредә искиткеч матур чара узды.

Район башлыгы Валерий Макаров баланы шәхес итеп тәрбияләүче, малай-кызларга белем һәм тәрбия бирүче, аларга сердәш тә, дус та, остаз да була белгән педагогларга тирән рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Сәхнә түрендә бер төркем педагоглар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, район башлыгының Мактау грамоталары һәм РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Педагоглар бу көнне Казан артистлары Равил Харисов һәм Алсу Әбелханова җырларын да тыңладылар. “Радуга талантов“ әбалалар иҗаты йорты педагогларының чыгышлары да бәйрәмгә матур ямь өстәде. Бәйрәмнән һәркем күтәренке кәеф белән кайтып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International