Казан артистлары да педагогларны котлады

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Казан җырчылары-Татарстанның халык артисты Равил Харисов һәм Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова Укытучылар көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә иң матур җырларын бүләк иттеләр.

Бәйрәм ахырында район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина һәм профсоюз комитеты җитәкчесе Гөлсинә Мөхәммәтдинова районда үз эшенең чын профессионаллары, зур хәрефтән укытучылар эшләвен зур горурлык белән билгеләп үттеләр. Алар бу системада озак еллар эшләгән һәм лаеклы ялда булган педагогларга бәхет һәм озын гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International