Шикәр чире – эндокрин системада иң киң таралган паталогия. Бу чир белән авыручылар саны елдан-ел артуы күзәтелә. Диабет баш мие, йөрәк, бөер, күз челтәре кебек яшәү өчен мөһим булган органнардагы кан тамырларына зыян салуы белән куркыныч.
Медицина ярдәме күрсәтүләрен сорап соң мөрәҗәгать итү, билгеләнгән дәваланудан баш тарту, туклану һәм тормыш рәвеше буенча бирелгән киңәшләрне үтәмәү авыр нәтиҗәләр бирә.
Шикәр чире күрү органы ягыннан иң зур зыянны күз челтәренә китерә. Бу диабет ретинопатиясе дип атала. Аның таралуында авыруның төре, катлаулылыгы, диабетның башка органнарга ни дәрәҗәдә зыян китергән булуы, кан басымы, симерү кебек авыруларның барлыгы йогынты ясый. Шикәр чиренең нигезендә кан тамырларына, иң беренче чиратта, капиллярларга зыян китерү ята. Күз челтәрендәге бер өлеш капиллярлар тыгыла һәм алардагы кан әйләнешенә зарар килмәсен өчен башкалары киңәя башлый. Ахыр чиктә кеше сурәтнең аерым участокларын күрми йә сурәт бозыла, күрү сәләте күпкә кими. Юкарган кан тамырлары шартлый һәм күз чокырында кечкенә генә кан савулар барлыкка килә. Мондый кан савулар пыяла рәвешендәге тәнчектә дә күзәтелергә мөмкин. Әгәр анда күп кан эләгә икән, күрү сәләте шунда ук юкка чыгу куркынычы бар. Мондый халәт операция ясатуга сәбәп булып тора.
Күздәге шикәр чиренең тагын бер нәтиҗәсе – глаукома. Аңа күз эчендәге басымның күтәрелүе һәм күз күременең бик тиз начарлануы хас. Мондый глаукоманы дәвалавы авыр. Сәламәт кешеләр белән чагыштырганда, шикәр чире белән авырган кешеләрдә глаукома 4-5 тапкыр ешрак очрый.
Әлеге авыруның шулай ук катарактага да китерүе бар. Моның белән хәтта яшь пациентлар да авырый.
Шикәр чирен дәвалау өчен, иң беренче чиратта, организмдагы аксым, май, углевод алмашын көйләргә кирәк. Моның өчен квалификацияле эндокринолог, офтальмолог белән киңәшләшү мөһим. Гадәттә, кандагы холестерин күләмен киметүче, кан тамырларын ныгытучы дарулар һәм витаминнар билгеләнә. Шулай ук пациентның нинди тормыш рәвеше алып баруы, туклануы, ул башкара торган эш күләме дә мөһим роль уйный.
Шикәр чирен ничек кисәтергә?
Шикәр чире – куркыныч авыру, аны дәваламаган очракта организмда кире кайтмый торган нәтиҗәләр барлыкка килергә мөмкин. Аны ачыклау өчен елына бер тапкыр ач карынга шикәргә кан тапшыралар. Диагноз куелган очракта эндокринолог киңәшләрен истә тотарга, елына бер тапкыр офиальмологка күренергә кирәк. Күз челтәрендә үзгәрешләр барлыкка килгән очракта күз табибына даими күренеп тору таләп ителә. Күз шикәр чирен дәвалауга тискәре йогынты ясаучы башка чирләрне дәвалау өчен стоматолог, ЛОР-табиб, терапевт кебек белгечләр белән даими киңәшләшеп тору мөһим.
Азалия ШӘЙХЕТДИНОВА,
табиб-офтальмолог.