Бүген районда уртача җылы һава торышы саклана.
Көньяк-көнчыгыштан талгын җил көтелә. Хәер, көндез ул вакыт – вакыт көчәячәк һәм секундына 16 метрга кадәр җитәчәк.Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары нульдән 7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы +14 тән +19 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Барыннан да элек, төбәкнең көньягында, көньяк-көнчыгышында һәм төньяк-көнчыгышында җылырак булачак.