Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов,Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә бәйрәм видеоролигы урнаштырып, Россия Президенты Владимир Путинны туган көне белән тәбрик итте.
«Россия Президенты – тимер ихтыяр көченә ия кеше. Ул теләсә нинди масштабтагы бурычларны (эчке сәясәттә булсынмы ул, әллә тышкы сәяси арендамы) хәл итәргә сәләтле», - дип язган республика Президенты.
Ул Путинны барлык татарстанлылар һәм үз исеменнән котлаган. «Туган көнегез белән, хөрмәтле Владимир Владимирович!» - дип сүзен йомгаклаган Рөстәм Миңнеханов.
Бүген дәүләт башлыгына 67 яшь тулды.