Район Мәдәният сараенда Укытучылар көне уңаеннан мөгаллимнәр һәм тәрбиячеләр өчен тантаналы чара узды.
Анда район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин, Идарәче компания директоры Рөстәм Вәлиев, “Әгерҗе шәһәре“ муниципаль берәмлеге җитәкчесе Әнвәр Рәхмәтуллин үзләрен укыткан укытучыларга, районыбыз педагогларына тирән рәхмәтләрен җиткерделәр. Яраткан укытучыларына чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.