Район Мәдәният сараенда Укытучылар көне уңаеннан мөгаллимнәр һәм тәрбиячеләр өчен тантаналы чара узды.
Бер төркем укытучылар һәм тәрбиячеләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Әлеге дәрәҗәле бүләкләрне аларга РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм район башлыгы Валерий Макаров тапшырдылар.